Хөрмәтле
МАРАТ ГОТЫФ УЛЫ!
Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсенең авыл яшьләре исеменнән Сезне ихластан туган көнегез белән котлыйбыз!
Сезнең башкарган эшләрегез, тырышлыгыгыз, күпкырлы эшчәнлегегез зур ихтирамга лаек. Олы җаваплылык хисе, эшне оста оештыру сәләтегез һәм җитәкчелек тәҗрибәгез Сезгә киң җәмәгатьчелекнең тирән хөрмәтен казанырга, республика күләмендә үзегезне абруйлы шәхес итәргә ярдәм итте.
Авыл яшьләренең барлык башлангычларына теләктәшлек белдергәнегез өчен Сезгә зур рәхмәтләребезне җиткерәбез. Ике арада урнашкан хезмәттәшлек мөнәсәбәтләре дәвамлы булыр дип ышанабыз.
Туган көнегездә күп елларга күңел көрлеге, тормышыгызда һәм хезмәт юлыгызда бары тик уңай нәтиҗәләр юлдаш булуын, тынычлык, ныклы саулык, уңышлар теләп калабыз!
Хөрмәт белән,
Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе